Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкала мэрына җинаять эше яный


Уфа мэры Павел Качкаевка җинаять эше яный. Эш шунда, республика прокуратурасы башкала хакимиятендә тикшерү үткәргән иде. Тикшерү нәтиҗәсендә федераль милек булып исәпләнгән табигать тыюлыгында рөхсәтсез төзелеш башлануы ачыкланган. Әлеге җирдә төзелә башланган йорт мәхкәмә приставлары өчен тәгаенләнгән. Прокуратура төзелешне туктату һәм Качкаевның җир бүлү турындагы карарын көченнән чыгаруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG