Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Фатих Кәримне Калининград өлкәсендә яхшы беләләр


Татар кешесенең төрле сәбәпләр аркасында туган якларыннан ерак төбәкләргә чыгып китүе турында “Азатлык” радиосында сөйләгәнебез бар инде. Читкә китүчеләр Омски ягында да бар. Гирфан Бахтияров – шундыйларның берсе. Ул Большеречье районының Яланкүл авылында туып үскән, мәктәпне тәмамлаганнан һәм армиядә хезмәт иткәннән соң, 1965 елны гаиләсе белән Калининград өлкәсенә күчеп киткән. Анда Калининградтан 35 чакрым ераклыктагы, 15 меңгә якын халкы булган Багратионск шәһәрендә урнашып, яшәп калган. Хәзер Гирфан әфәндегә 72 яшь. Ул күптән инде лаеклы ялда. Әмма, өлкән яшьтә булуга карамастан, ул ялга тукталырга уйламый, милли хәрәкәттә кайный, төрле юнәлештә эш алып бара. Гирфан әфәнде туган якларын да онытмый, ел саен диярлек кайтып йөри.

Туган якларына быел ул үктәбрь аенда кайтты. Омскида булганда ул “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашып, Калининград өлкәсендә яшәүче татарларның эшләре белән таныштырды, кайбер яңалыкларга тукталды. “Багратионскида татарлар артык күп түгел, бармак белән генә санарлык”, дип сүзен башлады ул. “ Калининградта исә татарлар шактый, ун меңгә якын булыр. Анда татарларны туплап торган “Төрки халыклар мәдәният үзәге” дигән оешма бар. Оешманы Сәлимә ханым Ягудина җитәкли. Алар татар концертларын оештыру белән шөгыльләнәләр, кирәк булганда мохтаҗларга ярдәмгә киләләр”, - диде ул.

Аннан соң Гирфан әфәнде Багратионскида да агымдагы елда татар оешмасы төзелүе турында әйтте. Оешмага Фатих Кәрим исеме бирелүен дә ассызыклады. Бу шәһәрнең язучы Фатих Кәрим белән нинди бәйләнеше булуын да аңлатты. “Моны аңлау өчен тарихка күз салырга, узган гасырның репрессия- эзәрлекләү елларын искә төшереп үтәргә кирәк, - диде ул. 1938 елны “халык дошманы” дип, Фатих Кәримне кулга алганнар. 1941 елны сугыш башланып, дошман Мәскәү янына килеп җиткәч, эзәрлекләү буенча кулга алынган кешеләрнең кайберләрен фронтка – сугышка җибәргәннәр. Алар арасында Фатих Кәрим дә булган. Язучы 1941 елның декабрендә сугышка керә, командир дәрәҗәсенә күтәрелә, әмма 1945 елны Калининград янында һәлак була. Аны биредә һәлак булган 9 солдат белән бергә бер кабергә җирлиләр. Сугыштан соң хатыны һәм туганнары Фатих Кәримнең каберен эзлиләр. Әмма таба алмыйлар. Фатих Кәрим күмелгән каберлекне 1957 елны очраклы рәвештә мал көтүчеләр таба. Солдатларның сөякләрен якындагы авыл зиратына күчерәләр.”,- ди Гирфан Бахтияров.

Ул елларда әле Бахтияровлар Омскида яшәгән булалар. Багратионскига аларның бер авылдашы күчеп килгән була. Хатларында ул “Безнең янда Фатих Кәримнең кабере табылды”, - дип яза торган була. “ Шуннан соң бу хәбәр безнең исебездән чыкмады, кабер янына барып, яраткан язучым алдында баш иясем килде,”- ди Гирфан әфәнде.

1965 елны Бахтияровлар гаиләсе Багратионскига күчеп килә. Алар, әлбәттә, Фатих Кәрим каберен эзләп табалар.

Хөкүмәт карары буенча 1966 елны каберлек яңа урынга күчерелергә тиеш була. Гирфан әфәнде бер төркем татарлар белән каберне Багратионскига күчерүләрен сорыйлар. Аларның үтенечләрен үтәп, Фатих Кәрим яткан каберлекне Багратионски шәһәренең мемориаль комплексындагы хәтер аллеясына күчерәләр.

Шуннан бирле 40 ел вакыт узып китә. Яңгыр, җил-давылдан кабер ташы шартлый, ватыла. Куелган фотолар бозыла. Гөмүмән, каберлек ташландык хәлгә килә башлый. Бу хәл Гирфан әфәндене борчымый калмый. Ул милләт өчен борчылып яшәүче татарларны эзләп таба. Аларга бу аяныч хәлне сөйли, каберлекне яңартырга кирәклеген аңлата. Үзе кебек 10 кеше белән оешма төзи, аңа Фатих Кәрим исемен бирә. Алар агымдагы елның 25 гыйнварында җыелыш җыеп, каберлекне яңартырга дигән карар кабул итәләр. Каберлекнең схемасын төзиләр, чыгымнарын исәплиләр. Чыгымнар 160 мең рубльне тәшкил итә. Оешма әгъзаләре Калининградта яшәүче татарларга, төрле химаячыларга мөрәҗәгать итәләр. Төрки халыклар оешмасы җитәкчесе Сәлимә Ягудина ярдәме белән беренче химаячы табыла. Рәшит Касыйм улы Хафизов 92 мең рубль акча бирергә вәгъдә итә.

Андый сумма табылгач, 70 меңне ничек тә табарбыз, дип, Гирфан әфәнде иптәшләре белән “шапка тотып” акча җыярга чыга. Һәм , дөрестән дә, ярдәмчел кешеләр табыла. Кешеләргә, төрле оешмаларга җибәргән мөрәҗәгать хатлары да җавапсыз калмый. Һәйкәл исәбенә акча килә башлый. “Шуларның берсе аеруча гыйбрәтле булды,” - ди Гирфан әфәнде. Ул Багратионски базарында сатучыларга да мөрәҗәгать иткән була. “3 мең рубль акча җыйдык,, килеп алыгыз”,- дигәннәр аңа. Алырга килгәч, Гирфан әфәндегә 3мең 10 рубль акча бирәләр. “10сумның дәрәҗәсе 3 меңнән дә артык иде,- ди ул. Сугыш елларында кечкенә бала булган бер хатынның бирергә бөтенләй акчасы булмаган. 2 бәйләм укроп сатып, шуның акчасын ул һәйкәл счетына дип китергән. Күз яшьләре белән, зинһар алыгыз, дип үтенгән.” Бу хәл турында Гирфан әфәнде газетага язып чыккан.

Шулай, гомүм көч белән бер-ничә ай эчендә кирәкле акча җыелып беткән, һәйкәл төзү эше башланган. Һәм сентябрь аенда эш тулысынча тәмамланган. 7 сентябрь көнне шәһәр башлыгы, хакимият вәкилләре, укучылар, солдатлар һәм шәһәр халкы катнашлыгында тантаналы рәвештә һәйкәл ачылган. Тантанага Казаннан Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым килгән. Әтисенең яңартылган каберлеген – һәйкәлен ачу аның өчен күз яшьләре аша шытып чыккан шатлыкка әйләнә. Ул бу изге эштә катнашкан кешеләргә, Багратионски, Калининград татарларына чиксез рәхмәтле булуын белдерә. Ә укроп сатып, 10 рубль акча биргән ханымга мамык шәл бүләк итә.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк Багратионски татарлары, Фатих Кәримнең исемен шәһәр тарихына кертү ягын да хәл иткәннәр, күл буендагы матур бер урамга аның исемен бирүгә ирешкәннәр. Аннан тыш алар зурлап 2009-нчы елның гыйнварендә язучыга 100 яшь тулу датасын билгеләргә ниятлиләр. Бу чарага Фатих Кәримнең кызы һәм якыннары гына түгел, Татарстанның рәсми даирәләреннән дә килерләр, дип өметләнәләр.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG