Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Хәния Фәрхи концерты


Шушы көннәрдә Омскига яңа программа белән Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова килеп китте. Концерт шәһәрнең шактый читендә урнашкан мәдәният сараенда булды. Аңа да карамастан залда халык күп иде. Әйтергә кирәк, Омски тамашачысы Хәния Фәрхинең иҗаты белән яхшы таныш. Җырчының һәр чыгышы шау-гөр килеп, көчле алкышлар белән каршы алынды, кайберәүләр дәртлерәк җырларга кушылып биергә дә төште. Яшь җырчы Ришат Шәйхетдиновны да, алып баручы Рәшит Сабировны да җылы каршылады Омски тамашачысы. Концерттан соң биргән әңгәмәсендә Хәния ханым, тамашачылар биредә үтә дәртле дә, сәнгатьне дә аңлыйлар икән,- диде.

Хәния ханым, татарлар кайда гына, нинди генә җирдә яшәсә дә, үзенең милләте белән горурланып яшәсеннәр иде дигән теләктә.

Төрле мәзәкләр сөйләп, тамашачыны көлдереп концертны алып баручы Рәшит Сабировның йөрәгендә беренче карашка татар халкының язмышы, киләчәге өчен тирән борчылу ята дип уйламассың да. Ә чынбарлыкта аны татарларның үз балаларына мәгънәсез исемнәр кушулары да, күпләрнең туган телләрен белмәүләре дә, кайбер концертларда сәхнәдән тозсыз һәм ямьсез мәзәкләр сөйләнүе дә һәм башка төрле күңелсез күренешләр дә борчый. Алып баручы зәвыклы, милләтпәрвәр кеше булырга, сәясәтне аңларга, халыкның тормышын, яшәешен белергә тиеш,- ди Рәшит әфәнде.

Туган теле югалган милләтнең киләчәге юк,- ди Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров. Хәбәрче микрофонына Рәшит әфәнде Георгий Ибушев шигырен укыды.

Телең тетсә, бар да бетә

Теле барның, көне бар.

Горур җаны, туар таңы

Гөрләп торган иле бар

Казан артистлары концертыннан тыш бу көннәрдә өлкәдә һәм Омскида тагын кайбер мәдәни чаралар булып узды. Колосовка район үзәгендә татар мәдәният үзәге “Мәхәббәт” ансамбле белән бергәләп хәйрия концерты оештырдылар. Бер уңайдан Колосовкада мәчет төзелеше баруы хакында әйтеп үтик. Мәчет төзелеше мөмкинлеге 900-ләп татар яшәгән бу районның үзәгендә татар үзәге җитәкчеләре тырышлыгы белән эшмәкәр Тамир Әлимбаев ярдәме белән булды. Үзәкнең рәисе Әкрәм Әмиров сүзләренчә, Корбан бәйрәмен Колосовка мөселманнары яңа мәчеттә үткәрәчәкләр.

Якшәмбе көнне Омскида тагы бер мәдәни чара – “Бердәмлек” милли мәдәниятләр фестивале кысаларында төрле милләтләрнең туй йолалары фестивале үтте. Фестиваль туй ашлары, кияү-киленнәрнең киемнәре, йорт кирәк-яраклары куелган күргәзмә белән ачылып китте. Аннан соң “Туй күренешләре” дип аталган гала-концерт булды. Анда 30-га якын үзешчән сәнгать коллективы 9 төрле милләтнең туй йолаларын күрсәтте. “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле Себер татарларының “күәр үерү” йоласын тәкъдим итте. Бу йола туганнарының, кунакларның яшьләргә теләкләр теләп бүләк бирүләреннән гыйбәрәт. “Умырзая” ансамбле туй күренешен тулысынча халыкка ноябрь башында булачак концертында күрсәтергә ниятли.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG