Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Идел буендагы транспорт-логистика үзәге кайда төзелер?


Русия премьер-министры Виктор Зубков бүген хөкүмәт утырышында Идел буенда бер эре транспорт-логистика үзәген төзү дә бик җиткән, дип белдерде. Хөкүмәтнең бүгенге утырышында Самара өлкәсенең социаль-икътисади үсеше тикшерелде. “Самара өлкәсе хакимиятләре транспорт-логистика үзәген булдыру юнәлешендә зур эшләр башкара, - диде В. Зубков. - Шул ук вакытта андый ук эшкә төбәкнең башка шәһәрләре дә, мисал өчен, Казан, Түбән Новгород, Уфа һәм башкалар да керешкән. Ләкин шундый үзәк берәү генә булырга тиеш”.

Премьер-министр илнең Икътисади үсеш министрлыгына бу тәңгәлдәге хәлләрне җентекле тикшерергә кушты. “Карарга кирәк, алайса барлык төбәкләр күп акчалар сарыф итәчәк, ә бер генә шәһәр сайлап алыначак”, - диде Виктор Зубков.
XS
SM
MD
LG