Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда бәйсез журналист Алишер Сәепов үтерелде


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев танылган бәйсез журналист Алишер Сәеповны үтерүне тикшерүне үз күзәтүе астына алачагын белдерде. Сәепов кичә кич, Ош шәһәрендә билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелде. Бәйсез журналистка һөҗүмне аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйлиләр.

Милләте белән үзбәк булган Алишер Сәепов “Азатлык” радиосы белән дә хезмәттәшлек итте. Күп кенә язмаларында ул Үзбәкстан хакимиятләре сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясый иде.
XS
SM
MD
LG