Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәдәниятнең тәрбияви әһәмиятен һәркем үзенчә күрә


Казанда ике көн буе милли мәдәниятнең тәрбияви әһәмиятенә багышланган Бөтенрусия конференциясе барды. Чәршәмбе көнне Русиянең 79 шәһәреннән килгән 400ләп вәкил төрле секцияләрдә катнашты, пәнҗешәмбе пленар утырыш булды. Шул аңлашылды, милли мәдәниятнең тәрбияви әһәмиятен һәркем үзенчә аңлый икән. Федераль үзәк вәкилләре проблеманы бер төрле ассызыкласа, милли төбәкләрдә ул бөтенләй башка.

Конференциядә Мәскәү кунаклары гомум тәрбия турында сүз йөртсә, милли төбәкләрдән килүчеләр тәрбиядә милли һәм дини юнәлешләргә басым ясарга тырышты. Мари Иле, Чуашия, Удмуртия һәм тагын күп яклардан килгән кунаклар үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашты.

Русиядә бүгенге көндә милли белем бирү концепциясе эшли, ул 2006нчы елны кабул ителгән иде. Аның турында профессор Наил Туктамышев:

Анда гуманитар фәннәр турында гына сүз бара. Минемчә, бу дөрес түгел. Чөнки мәдәнияткә күп әйбер керә, шул исәптән төгәл фәннәр дә. Әгәр техника өлкәсе алга барган заманда без төшереп калдырсак, бу дөрес булмас.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе профессоры Наил Туктамышев милли белем бирү концепциясе генә җитми, гомумән Русиядә дәүләт сәясәте булырга тиеш ди.

Чуашия дәүләт университеты аспиранты Надежда Федорова бүген күп төбәкләрдәге мәктәпләрдә рухи-әхлакый тәрбия чарасы буларак Православ мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертүләрен ассызыклады. Алар әлеге нисбәттән мәктәп укучылары һәм Чувашия университетының 1-2нче курс студентлары арасында сораштыру уздырганнар. Аның нәтиҗәләре турында Надежда Федорова:

Сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтте, мәктәп укучылары Правослау мәдәнияте нигезләрен кертүгә зур шикләнү белән карый. Моның сәбәпләрен алар төрлечә аңлатты. Мәктәп укучылары бу аларга кызык түгел, вакытны гына ала дип билгеләсә. Студентлар бу Русия Конституциясен бозу дип атады. Чөнки Русия күпмилләтле һәм күпдинле дәүләт. Аерым алганда бу мөселманнарынң хокукын бозачак.

Чуашия дәүләт университеты аспиранты Надежда Федорова әйтүенчә, сорашуда катнашучыларның 60 проценты үзен дини дип санаса да, тәрбия чарасы буларак алар дини юнәлешне күрергә теләми икән. Шул нисбәттән, Чуашиядә рухи-тәрбия бирү проблемаары концепциясе дигән яңа укыту әсбабы чыгарганнар. Анда беренче чиратта барлык дөньяви диннәр турында мәгълүмат бирелә һәм ул уен рәвешендә алып барыла.

Конференциядә тәрбия юнәлешендә гаиләнең роле мөһим булуы әйтелде. Мәгарифне үстерү федераль институты җитәкчесе Фарис Харисов бу хакта эчтәлекле чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә 13 миллион ирләр, һәм 11 миллион хатын-кызлар бер тапкыр да никахта булмаганнар. Фарис Харисов:

Төрле илкүләм проектлар бар, ләкин бу өлкәдә һәр гаилә эшләргә тиеш. Быел 1 миллион 200 меңгә якын никах булган, шулай ук 600 меңнән артык аерылышу теркәлгән. Бу рухи тәрбиянең ни дәрәҗәдә түбән булганын күрсәтә.

Мәгарифне үстерү федераль институты җитәкчесе Фарис Харисов яшәү мәгънәсеннән туйганнар, гаилә корырга теләмәүчеләр арта баруын әйтте. Ул тәрбия өлкәсендә беренче чиратта шуңа игътибар итәргә кирәклеккә ьасым ясады.

Конференциядә тагын бер четерекле мәсьәлә –милли төбәк компоненты бетерелү турында да сүз булды. Әмма ни сәбәпледер, бу мәсьәләне бары Татарстан вәкилләре генә күтәрде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG