Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Немцовның Владимир Путинга 7 соравы бар


2 декабрь якынлашкан саен Русиядә сайлау алды пропаганда эшләре ныграк алып барыла. Федераль каналлар яңалыклары көн-төн хакимият фиркасе “Бердәм Русия” турында сөйли. Татарстанда бу фирканең йөзе булган – Минтимер Шәймиев тә соңгы көннәрдә республика районнарына сәфәр ясый. Узган атнада Казанга ЛДПР лидеры Владимир Жириновский килгән иде. Бүген, 26 октябрьдә исә республика башкаласына “Уң көчләр берлеге” фиркасе лидеры Борис Немцов килде. Татмедиа агентлыгында ул, һәм фирканең Татарстандагы вәкилләре, журналистлар белән очрашты.

“Уң көчләр берлеге” фиркасенең сайлауда катнашкан программасы турында сөйләгәндә Немцов бүгенге көн демократиясен урлашу демократиясе дип атый. Моннан тыш фирка лидеры губернаторларны сайлау тәртибенә, Башка регионнарның Мәсәкү өчен эшләвенә, илдәге коррупциягә, Руися армиясе мәсьәләсенә тукталды Аның фикеренчә бүгенге армияне тулысынча контракт белән хезмәт итә торган иттереп калдырырга кирәк. Соңгы елларда Русиядә тарала башлаган Басман хакыйкый мәхкәмәсе турында “Уң көчләр берлеге” лидеры Немцов болай диде.

Без Путиннан Роман Абрамович белән Михаил Хадарковский арасындагы арема нидә дип сорыйбыз? Икесе дә алар арзанга гына нефть ширкәтләрен сатып алды, икесе дә миллиардер булды. Хәзер аның берсе 4 яхта, дүрт очкыч белән Лондонда Челси хуҗасы һәм Чукотка губернаторы, ә икенчесе әле күп еллар Краснокаменск төрмәсендә утырыр әле. Безнеңчә Басман хакыйкый мәхкәмәсе безнең гражданнарга бернинди дә яклау һәм иминлек вәгъдә итә алмый.

Икътисад мәсьәләсенә килгәндә Немцов Путин икътисадының төп геройларын монополистлар “Гаспром”, “Роснефть”, “Тимер юллар”, “Транснефть”, бу сәүдә монополияләре, комуналь хуҗалык монополиясе дип саный. Шулар аркасында илдә бәяләр арта аның фикеренчә. Фикерне Борис Немцов дәвам итә.

Без пенсияне арттырыр өчен монополист эре ширкәтләрдән булган девидентларны кулланырга киңәш итәбез. Бу беренче чиратта 7 ширкәт Гаспром 25 миллиард доллар керем беолән, Роснефть – 8 миллиард доллар кешерем белән, бк рәткә тагына Транснефть, Сбербанк, Раоэс, Русия Тышкы сәүдә банкы һ.б.

Илдә демографик хәлне яхшырту максатыннан кабул ителгән Ана капиталын да “Уң көчләр берлеге” әгъзалары тискәре кабул итә.

Путинның бу йөрешен без ил өчен бик куркыныч дип уйлыйбыз. Ник дигәндә 250 меңгә фатир алып булмый, Мәскәүдә бу 3 квадрат метр,Казанда 6, ләкин 1 ярым, 3 меңгә 10-15 шешә аракы алып була. Шуңа күрә беренче чиратта Путинның бу гамәленә исерекләр гаиләләре тартылачак. Бу проект Франциядә тискәре нәтиҗәләр күрсәтте инде.

Сайлау алдыннан күп кенә фиркаләр үзләрен пропагандалап телевидения матбугатта чыгышлар ясый. Ни өчен сезнең фирка бу эшләрдә күренми Бүгенге көн сәяси вәзгыятен аңлатып, журналистларның мондый сорауларына җавап биргәндә Немцов болай диде.

Русиядә Төркмәнләшү процессы бара. Путин Төркмән башына әйләнеп бара. Мин күп кенә төкләрдә, күп кенә илләрдә йөргән кеше, һәм чын күңелдән әйтә алам Русиянең экологик яктан иң чиста урыны бүген ул Путин тәңе, шулкадәр ялыйлар, туры мәгънәдә түгел әлбәттә, хәтта күзне чага. Менә шул ялагайланганнар күп вакытта телевиденияләрдән, башка мәгълүмат чараларыннан чыгыш ясыйлырда, безнең кебекләргә исә артык сүз әйтүе кыен.

Күпләр Путинны идеальләштерсә дә, Немцов моның белән килешми. Аның нинди кеше икәнен лидер бер мисал белән генә аңлатты.

Хәтерлисезме Влад Листьевне үтергәндә Ельцин нишләде, Останкинога килеп җылады, бу җинать эшен колучыларны табырга вәгъдә итте. Ә Анна Политковская үтерелгәндә Путин нишләде. Бер сүз дәшмичә генә калса ярар иде әле. Ул, Политковскийның үлеме безгә аның язган язәмаларыннан да күбрәк мәшәкать китерә диде. Башка берәр илдә бу сүзләр өчен аны куып чыгарырлар иде. Ә бездә ул халык лидеры.

“Бердәм Русиянең” бөтенрусия җыелышын искә алсак ул вакытта план Путина дигән төшенчә еш яңгырады. Билгеле ул берничә милли проектны тормышка ашырудан тора. Аларның кайсысына күпме акча бүленеп бирелүе турында Немцов болай диде.

Русиянең иң моһим милли проекты ул Роман Абрамович, ул дәүләткә 13 миллиард долларга төште, “Сибнефть”не Газпромга сатып ул нәкъ менә шуның хәтлек акча алды. Башка дүрт проектка Мәгариф, Авыл Хуҗалыгы, Торак, Сәламәтлеккә ни бары 8 миллиард доллар тотыла. Димәк бер Абрамович, миллиоенлаган укытучылардан, табиплардан, колхозчылардан да кыйбатыракка бәяләнә.

Билгеле биредә һәр җыелышта бирелә торган сораулар да яңгырады. Әйтик шундыйлардан сез киләчәк сайлауларда күпме тавыш җыярга уйлыйсыз. Фирка лидерының җавабы мондый булды.

Яз көне булган сайлаулар безгә өмет бирә. Билгеле ул вакытта да хәзер дә социологлар безне 1% тавфыш җыясыз дип килделәр.Ләкин ул вакытта 11 регионда узган сайлаулар нәтиҗәсендә без 7,7% тавыш җыйдык, әле кайбер җирләрдә безнең тавышларны киссәләр дә.Безнең турыда төрле гаибәтләр тараталар, мин язган китапларны ягалар. Куркалар димәк бездә көндәшлек күрәләр.

Матбугат очрашуы ахырында “Уң көчләр берлеге” лидеры Борис Немцов журналистларга үзенең бер зур теләге барлыгы турында әйтте. Бу Путинны дебат сөйләшүләренә чакырып аңа үзенең 7 соравын бирү. Алар болай яңгырый.

Ни өчен Путин булганда бюрократларның саны 600 меңгә артты,

Ни өчен без корруция буенча 143 урында торабыз.

Ни өчен Иминлек министырлыгына бирелгән акчалар 6 мәртәбәгә артса да 150 хәрби бомжлар, ни өчен армиядә дедовщина, ни өчен соңгы елда дүрт хәрби очкыч белән ни бары 60 танк кына алынган,

Ни өчен илдә цензура,

Хадарковский Абрамовичтан нәрсәе белән аерыла.

Ни өчен башка регионнар Мәскәүне туендырырга тиеш,

Ни өчен пенсия яшәү минимумыннан түбән, гәрчә нефть, бәясе баррына 90 доллар булса да,

Соңгысы ни өчен Русиянең дошманнары арта.

Шулай итеп. Сайлаулар вакытында бер фирканең икенчесе белән киләшмәү очраклары бихисап була инде ул. Әмма Немцовның Путинны өнәп бетермәве шәхси дә булырга мөмкин. Чөнки Ельцин президентлыктан киткәч нәкъ менә Немцов белән Путин бу тәхеткә утыра алды бит. Ул вакытта бәхет Немцовтан ерак булды. Аладгы сайлауларда да “Бердәм Русия”нең 80% тавыш җыярга ниятләвен искә алсак, бәхетнең тагына Немцов фиркасенә түгел ә Бердәм Русиягә елмаюы билгеле.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG