Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан оппозициясе җитәкчеләре Дума сайлауларында катнаша


Башкортстанда аерым башкорт кабиләләренең үз ирекләре белән, җаннары тартканга күрә урысларга кушылуларының 450 еллык тантаналары шау-шуын, декабрь аенда үтәчәк Русиянең Дәүләт думасына сайлауларга бәйле ыгы-зыгы алыштырды. “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы бүлекчәсе исемлеге башында республика башлыгы Мортаза Рәхимов тора. Рәхимовны күрә алмаучылар фикеренчә, исемлек башында халыкта нәфрәт яулаган кеше торуы, бу партия өчен тавыш бирүчеләр санын кискен киметәчәк. Шуңа күрә, диләр алар, тиешле саннарны алу өчен, Рәхимов командасына административ ресурсны гына түгел, хәрәмләшү ресурсын да киң кулланырга туры киләчәк.

Башкортстанның оппозициясен күпме генә кысып, мәхкамә эшләре сазлыгына батырып карасалар да, оппозиция лидерлары, барыбер, Дума сайлауларында депутатлыкка кандидатлар сыйфатында катнашачаклар. Бу – “Русия патриотлары” партиясе Дума сайлауларында катнашу хокукы алгач билгеле булды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамил Бигнов, Башкортстан эшкуарлары союзы рәисе Николай Швецов, 2003 елда үткән президент сайларында Рәхимовның төп оппоненты булган Сергей Веремеенконың абыйсы – Александр Веремеенко, әлеге вакытта төрмәдә тотылучылар - Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Илдус Котдысов һәм кеше хокукларын яклаучы Рәис Дәүләткужин, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы , “Русия патриотлары” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов һәм башкалар депутатлык мандаты өчен көрәш башладылар. 24 октябрьдә депутатлыкка кандидатлар (төрмәдә утыручылардан башка) журналистларны һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен үзләренең сайлау алды платформасы белән таныштырдылар. Көрәшнең төп элементы булып, Башкортстанда милли тигезлекне тәэмин итү торачак икән.

Кәрим Яуыш, Уфа
XS
SM
MD
LG