Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия булдырылды


Татарстанда ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия булдырылды. Бу хакта әлеге башлангыч өчен җаваплы җитәкче – Татарстан Мәдәният министрлыгының төбәкара һәм милләтара бүлеге мөдире Рәйсә Сафиуллина хәбәр итте.

“Мондый оешманы төзү Татарстан өчен үтә дә мөһим, - диде ул. – Чөнки безнең республика тышкы дөнья белән үзара багланышларның башка баскычына чыга, халыкара бәйләнешләребез бик тиз арта. Бар дөньяга абруйлы ЮНЕСКО оешмасы Татарстанга зур кызыксыну күрсәтә”.

Рәйсә Сафиуллина сүзләренчә, Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкләүче комиссиягә җәмгысе 30дан артык кеше керә. Алар арасында министрлар, республика президенты киңәшчеләре, шәһәрләр башкарма комитететлары башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, журналистлар бар.

Элегрәк республикада ЮНЕСКОның мәгариф һәм фән өлкәсендәге комиссиясе, шулай ук югары уку йортларында ЮНЕСКО кафедралары эшләгән иде. Хәзер аларның әгъзалары да яңа комиссиягә керде.
XS
SM
MD
LG