Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентинаның яңа президенты – хатын-кыз


Кристина Фернандес де Кришнер Аргентина президентын сайлауларда үзенең җиңеп чыгуын игълан итте.

Дәүләтнең әлеге башлыгы Нестор Киршнерның җәмәгате, сенатор Фернандес Киршнер, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 42 процент чамасы тавыш җыйган.

Буэнос-Айреста үз тарафдарлары алдында, ире белән бергә чыгыш ясап, Фернандес де Киршнер:”Без зур өстенлек белән җиңдек, сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм, президент Киршнерга күрсәткән теләктәшлегегез өчен дә рәхмәт”, - диде.
XS
SM
MD
LG