Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШка үзенең интиһарчылары һөҗүмнәре белән яный


Иранның югары дәрәҗәле генералы Фарсы култыгында үзенең интиһарчылары һөҗүмнәре белән яный.

Бригада генералы, Иран инкыйлаб гвардиясе хәрби диңгез көчләре башлыгы урынбасары Али Фәдәви белдерүенчә, кирәк булган очракта “Басидж каршылык көчләре” дип аталган төркемнәрнең интиһарчылары файдаланылачак. Бу төркемнәр инкыйлаб гвардиясенең бер өлешен тәшкил итә.

Али Фәдәвинең белдерүе Иран белән Америка Кушма Штатлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе сурәтендә ясалды.
XS
SM
MD
LG