Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Халык демократия һәм гаделлек өчен” фиркасенең оештыру корылтае узды


27нче октябрь Уфада “Халык демократия һәм гаделлек өчен” фиркасенең бүлекчәсен оештыру корылтае узды. Касъяновчыларның бу чарасы шактый маҗаралар белән үтте. Башта ул булырга тиешле мәдәният сараена уздырмадылар, артабан бу хакта язма документ сорагач, залга үткәрделәр дә, шартлаткыч куелу турында хәбәр алынды дип халыкны эвакуацияләделәр. Аннан чара экс-премьер тукталган Президент-Һотельдә дәвам итте. Анда башта утны өзделәр, аннан тагы шартлаткыч куелуы турында хәбәр алынган булып чыкты. Ләкин касъяновчылар бинадан чыкмый чараны дәвам иттеләр һәм милиция шартлаткычны эзләргә килгәнче корылтайны тиз арада тәмамладылар. Чара узу белән ут та бирелде.

XS
SM
MD
LG