Accessibility links

Татар яшьләре сайлаулар турында ни уйлый?


Гадәттә, сайлауда өлкәннәр актив тавыш бирә. Ә яшьләр ни эшләр? Бу турыда Шәрык яшьләр клубында Татар яшьләре форумы җитәкчесе Илшат Сәетов тә фикер алышу оештырган иде. Рашит Әхмәтов, Дамир Исхаков, Рәшит Минһаҗ кебек сәясәт, матбугат әһелләре казан яшьләрен сайлауларда катнашырга чакырда. Без исә шушы клубка йөрүчеләрнең үз фикерләрен дә белергә теләдек. Алар арасында сайлау нәтиҗәләренә шик белән карау очрый. Салават Хәйруллин студент, Татарстан патриоты буларак партияләр арасында республика мәнфәгатен кайгыртучылар аз булуына борчыла. Шулай да сайлауга барырга кирәк дип саный. Минем дуслар ни өчен сайлауларга бармый? Чөнки региональ партия юк. Барысы да Мәскәү партиясы. Кечкенә республикаларның интереслары кысыла. Шуңа күрә мин уйлыйм, Татарстан, Мари иле кебек республикаларны яклый торган бер көчле партия булса яхшы булыр иде. Ә болай мин үзем сайлауга барам, подтасовка булса да, булмаса да. Зур подтасовкалар булмас дип уйлыйм. Чөнки кешеләр хәзер акыллы. Мин дә, әти белән әни дә әлегә кемне сайлаячагымны белмибез. Менеджер булып эшләүче Наил Хәлимов та сайлауда тавыш бирергә тели. Кемне сайлавын соңарак билгеләячәк. Ә менә кемнәрне сайламаячагын ул алдан ук белә инде. Мин әле кемне сайлармын, билгеле түгел. Хәзерге вакыттагы сайлау системасын, бер партиялелеккь тәгәрәүне ошатмыйм. Миңа ошый торган лидерлар хәзерге Рәсәйдә юк инде алар. Мироновны, яртмыйм, Жириновскийны, Дугинны яратмыйм. Яратмаганнары күп. Аларның бер плюслары да юк. Бу клубка йөрүчеләр фикере иде. Аларны сәяси үзаңлы дип тә атап була. Клубка йөрмәүчеләр арасында исә сайлау булачагын белмәүчеләр дә бар. Дамир Шәймурзин шундыйлардан. Ул сәясәткә гомумән скепсис белән карый. Сайлаулар турында ишеткәнем юк. Кызык өчен барырмын инде шунда, бер сызык куярмын. Моңарчы сайлауларда бер-ике тапкыр катнашканым бар иде инде. Россия сайлауларында. Миңа калса, бу сайлаулар татар халкына китерсә дә бик аз файда китерер. Минем танышлар арасында бу сайлауларга скепсис белән караучылар күберәк. Аларның сайлауларга ышанмый. Алар сайлауларның нигезендә коррупция белән бәйле булган факторлар ята дип уйлый. Безнең тавышлар аз нәрсә хәл итәчәк дип уйлыйлар. Бу яшь журналист Дамир Шәймурзинның сайлауга мөнәсәбәте булды. Тик фикер алышучылар әлегә кем өчен тавыш бирәчәкләрен белми. Аларның тавышларын яулау өчен ярыш башланды гына әле. Амил Нур
XS
SM
MD
LG