Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” фиркасе сайлауалды сүз көрәштерүләрендә катнашудан баш тартты


“Бердәм Русия” фиркасе сайлауалды сүз көрәштерүләрендә катнашудан баш тартты. “Канун буенча телевидение эфирында түләүсез бирелүче вакытны “Бердәм Русия” үз программасын халыкка җиткерү өчен кулланачак”, - дип белдерде фирка җитәкчеләренең берсе Андрей Воробьев. “Яблоко” фиркасендә исә “Бердәм Русия” чираттагы тапкыр телевидениедагы сүз көрәштерүләрдән кача, чөнки көндәшләренә ул берни дә әйтә алмый, дип исәплиләр.
XS
SM
MD
LG