Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта көрд гыйсьянчыларына каршы чаралар күрелә


Гыйрак иминлек көчләре илнең төньягындагы башбирмәс көрд сугышчыларының күченеп йөрүләрен чикли башлады.

Гыйрак чит ил эшләре министры Һошияр Зибари хәбәренә караганда, анда өстәмә тикшерү урыннары булдырылган, көрд гыйсьянчыларына кирәк-ярак илтү юллары ябылган.

Багдад шулай итеп Гыйракның төньягына Төркия хәрби көчләренең басып керүен булдырмаска тырыша. Мәгълүм ки, Төркия гаскәриләре анда көрд сугышчыларыа каршы хәрби хәрәкәтләр башларга җыенып тора. Гыйрак чигендә Төркиянең 100 меңләп хәрби хезмәткәре тупланган.
XS
SM
MD
LG