Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда өченче татар газетасы чыга башлады


Самарда татар җәмәгатьчелеге өч гaзета чыгаpып килә. Алар – “Бердәмлек”, “Азан” һәм “Сәлам” газеталары. Иң яше – “Сәлам”.

“Сәлам” 2003 елдан бирле тик рус телендә генә төсле кәгазьдә 8 битле булып чыга иде. Ниһаять, октябрьнең 22- дә 8 битле “Сәлам” ике өлештән чыга башлады. Дүрт бите элеккечә рус телендә, дүрт бите – татар телендә.

Татар вариантының шигаре: “Сәлам бирү – сөннәт, сәлам бирүчегә җавап бирү – фарыз” диелгән. Төрле материалларның икесенә тукталасы килә. Газетаның бит ярымы тулысынча “Милләтебез” чәчәкләре” исеме белән бара. Анда “Яктылык” мәктәбенең беренче сыйныф укучыларының фотосурәтләре урын алган. Гөнаһсыз карашлы 22 нарасый газета битендә нур сирпи, урталарында укытучы апалары Рәхимә Хайрова. Мөгаллимә Рәхимә Хайрованың тирән тәрбиясе ерак нәсел орлыгыннан килә. Бабасы - мулла, әбисе – остабикә булганнар. Әти - әнисе, туганнары – укытучылар. Журналист Фәрит Шириязданов балалар турында шул кадәр матур язган ки, мәкалә көйгә салынган әсәрне хәтерләтә. Язма җырлап тора. Авторның түбәндәге сүзләре иң нечкә хисләр уята: “Татар телендә бернинди телгә дә тәрҗемә ителми торган нәфислек, йомшаклык һәм бәрәкәт бар. Җырлардагы моң һәм хисләр тирәнлеге беркемне дә битараф калдыра алмый. Менә шуларны аңламаган һәм аңларга да теләмәгән кешегә мескен димичә, ни әйтәсең?”

Мәкаләнең дәвамы булып “Яктылык” мәктәбенең гимны бирелгән.

“Туган авылым” рубрикасы астында “Әхлак, намус, оят тапталган чорда...” исемле язма да Фәрит Ширияздановныкы. Соңгы елларда җирләр сөрелми,чәчелми. Ә менә туган туфрагы турында бәгырьләре өзелгән татарлар табылып тора. Самар өлкәсендә беренче булып Хәйдәр Сәфиуллин Иске һәм Яңа Ярмәк авылларының 10000 гектар җирен үз акчасына арендага алган булса, Иске Җүрәй җирләрен үз җилкәсенә алган Нәкетдин Халитов шул авылның мулла малае, Самарда зур бизнесы бар. Нәкетдин әфәнде бар малын туган авылының җирләрен эшкәртүгә юнәлткән. Бу инде олуг ватанпәрварлык, чын татарчылык!

Самар Җәмигъ мәчете каршында 5 елдан бирле чыгып килә торган “Сәлам”нең татарча сөйли башлавы мактауга лаек. Димәк тагын бер катлам татар үз телендә мәгълүмат ала башлады дигән сүз. “Сәлам” газетасының тиражы - өч мең данә. Бу инде игътибарга лаек сан дигән сүз.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG