Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Грузия илчесе Тифлистә “келәмгә” бастырылды


Русиянең Грузиядәге илчесенә, Русия тынычлык көчләре тарафыннан Грузия полициясе хезмәткәрләре тоткарлануына бәйле ризасызлык белдерүе тапшырылды.

Грузия Чит ил эшләре министрлыгы Русия илчесе Вячеслав Коваленкога тынычлык көчләре башлыгы, генерал Сергей Чабанны низаг төбәгеннән читләштерүне таләп иткән белдерүне күндерде.

Сишәмбе көнне Русия тынычлык көчләре Абхазиядә Грузия Эчке эшләр министрлыгының 5 полиция хезмәткәрен тоткарлаган иде. Моны алар полиция хезмәткәрләренең үзләренә янавы белән бәйләп аңлатты.
XS
SM
MD
LG