Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кино сәнгате үсешенә Шәймиевнең үз фикере


Бүгенге көндә Русиядә “Бой с тенью - 2” киносына халык агыла, аңа кадәр Никита Михалковның “12” киносын күпләп караганнар иде. Казандагы кинотеатрларда да сонгы елларда Русия кинолары артканнан арта бара. Шул ук вакытта Казанлылар ясаган, рус телендә булган “Дилемма” фильмы да экраннарга чыкты. Мәскәүләр эшләгән кинолар кебек популярлык казанмады казануын. Аның режессоры Рамил Төхбәтуллин иде, тиздән Раил Садриев, Илфак Шиһапов авторлыгындагы татарча булган “Кунак” фильмы Казандагы кинотеатрларда күрсәтелергә тора. Кино дигәннән, күптән түгел Минтимер Шәймиевка студентлар белән очрашуда, Казанның мәдәният һәм сәнгать университетында укучы кыз; “Кино сәнгатен үстерергә ярдәм итегез әле?” - дип сорау биргән иде. Бу очракта Татарстан президентынан башка аерым университетта кино сәнгатен үстерү бүлеген ачканнар булып чыкты. Минтимер Шәймиев: - Бу хакта сорарга сезгә кем әйтте? Студент кыз: - Бу университеттагы студентларның үтенече!... Шуннан сүзгә мәдәният министры кушылды: - Бу әле ректорның кушуы буенча гына эшләнелгән эш. Әлегә бүлекнең җитәкчесе юк, өлкән укытучылар Рамил Төхбәтуллин, телевидение кафедрасын Миләүшә Айтуганова җитәкли. Мондый бүлекне ачырга ректор үзе өстәгеләр белән кинәшмичә эш эшләгән булып чыкты, шуңа президентын җавабы башкачарак яңгырады. Ул мондагы укытучылар белән кино сәнгатен үстереп булырмы дип шикләнде. Кыскасы, Минтимер Шәймиев бу сорауны киләчәктәдә уйларбыз әле, дип җавапсыз калдырды. Шунда ук республика президенты элекке студентлар белән хәзергеләрен чагыштырып, җавапны үзенең яшьлек хәтирәләре белән җөпләде. Алар яшьлекләрендә кызлар белән урып-җыю эшләрендә бергә эшләсәләр дә хәзерге кебек гыйшык-мыйшык уеннары уйнамаганнар, аерым йоклаганнар икән. Сүзебез кино турында башланса, шуның белән бетәр дә; “Яшьләрнең дә тормышы кинодагы кебек барсыда ачыктан-ачык бит, махсус шул атыш-сугыш, көчләү-йоклауны карарга барыбыз да бит инде”- ди Казанның кинотеатрларына еш йөрүче кино сөючеләр. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG