Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томан пәрдәсе астында


Бүген көне буе Башкортстанда томан булды. Машиналар көндез дә утларын яндырып, бик акрын гына тизлектә шуышты. Уфа һава аланында очкычлар тоткарланды. Көне буена 16 очкыч тоткарланды, кичке якта гына 6 очкыч күккә күтәрелә алды. Ә читтән килгән очкычлар кабул ителү һаман мөмкин түгел. Һава торышын күзәтү хезмәте томанның иртәгә генә тарала башлаячагын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG