Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау кампаниясе кыза


30нчы октябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Ул республикада билгеләнмәде. Аның урынына Дәүләт думасына сайлау кампаниясе кызганнан-кыза бара. Барлыгы 11 фиркадән 103 нәмзәт теркәлгән. Иң күбе – 20се алмачылар. “Бердәм Русия” – 15, “Русия патриотлары” – 13, Гадел Русия – 11, Либерал-демократлар – 10, коммунистлар исемлегендә 10 кеше.

“Русия патриотлары” фиркасе башы Заһир Хәкимов “Бердәм Русия”не канун бозуда гаепләгән иде. Ул сайлау кампаниясе башланганчы шигарләрне элү һәм бушлай таратулар уңаеннан республиканың үзәк сайлау комиссиясенә шикаять бирде. Ләкин сайлау комиссиясе моны дөреслеккә туры килми дип тапкан. “Комсомольская правда” гәзите кушымтасы нәмзәтләрнең байлыгын язып чыкты. Аңа караганда, быел иң күп керем “Русия патриотлары”ннан чыккан Рәмил Бигновныкы. Ул 50 миллион сум. Иң күп фатирлы “Бердәм Русия”ле Андрей Назаров, аның Башкортстанда өч фатиры, шулай ук республикада һәм Чиләбедә берәр шәхси йорты бар икән. Иң күп машиналы Илһам Галин. Аның ике җиңел, ике йөк машинасы, биш тракторы бар.

Мортаза Рәхимов һәм Рәмил Бигновларның рәсми теркәлгән машиналары юк.

Узган атнада районнарда Владимир Путинны яклап чаралар узган иде. 30нчы октябрь ул Уфада да узды. Юбилей мәдәният сараенда узган чарада ил Президенты икътисади көрчектән чыгаручы, тотрыклылык өлгесе диелде, “Бердәм Русия” исемлегендә беренче торган Путинны яклау референдумга тиң дип бәяләнде. Чарада катнашучы берничә кеше “Азатлык” хәбәрчесенә җыенга эш урыныннан мәҗбүриләп җибәрелүләрен ирештерде.
XS
SM
MD
LG