Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Гыйрак Төркиягә көрд сугышчыларына каршы көрәштә ярдәм итәчәк


АКШ белән Гыйрак Төркиягә көрд сугышчыларына каршы көрәштә ярдәм итәргә әзер. Пентагон Гыйрак җирләреннән Төркиягә баскынчылык итүче көрд гыйсъянчылары турында Әнкарага күзләү бүлекләре мәгълүматларын җиткереп торырга вәгъдә итә.

Гыйрак чит ил эшләре министры Һошияр Зебари Көрд эшчеләр партиясенең Гыйракның төньягындагы ныгытмаларына ягулык һәм азык-төлек илтүне туктату өчен, чик буе тикшерү урыннарын арттырырга ышандырды. Кайбер мәгълүматларга караганда, анда 3 меңләп көрд сугышчысы бар.

Чәршәмбе көнне Төркия Көрд эшчеләр партиясенә һәм аның тарафдарларына карата икътисади басым чараларын хуплады.
XS
SM
MD
LG