Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җиде икътисад төбәгенә бүленергә мөмкин


Республика районнарының тигез үсешен тәэмин итү максатында, Татарстанның Икътисад министрлыгы республиканы шартлы рәвештә эреләтелгән 7 икътисад төбәгенә бүлүне тәкъдим итә.

Әлеге программа өлгесенә асәсан, иң күп кеше яшәгән төбәк булып Башкала икътисад районы карала. Аңа Казан белән Яшел Үзән шәһәре, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары керә. Биредә республиканың икътисад өлкәсендә шөгыльләнүчеләрнең 38 проценты һәм шушы төбәкнең тулаем җитештерүенең 28 проценты туры килә.

Калган районнар да бер-берсенә якынлыгына карап теге яки бу икътисад төбәгенә берләштерелә.

Татарстан Икътисад министрлыгында аңлатуларынча, респуликада җиде икътисад төбәген булдыру халыкның социаль-көнкүреш ихтыяҗларын да тулырак исәпкә алырга ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG