Америка Кушма Штатлары белән Атом энергиясе халыкара агентлыгы арасында Иранның атом программасына бәйле фикер каршылыклары юк. Бу хакта Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре урынбасары Николас Бернс Венада МАГАТЭ оешмасы башлыгы Мөхәммәд Барадеи белән очрашудан соң белдерде.
“Без барыбыз да Берләшкән Милләтләр оешмасы Иминлек Шурасының Иранга карата чикләүләр турындагы карарларын хуплыйбыз, дигән килешүгә килдек”, - диде Бернс.
Николас Бернс Венада Лондондагы очрашуга барышлый туктады. Лондонда Иминлек Шурасы даими әгъзалары булган биш ил һәм Алмания вәкилләре янә бер кат Иранга бәйле хәлләрне тикшерәчәк.
Америка Кушма Штатлары Иранга карата яңа һәм тагын да катырак басым чаралары кертүне таләп итәчәк.