Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азык-төлеккә бәяләрне тотып тору кайчанга кадәр мөмкин булыр?


Халык арасында Русия Дәүләт Думасына сайлаулар узгач, ягъни ел башыннан азык-төлеккә тагын бәяләр бермә-бер артыр дигән фаразлар йөри. Көндә кулланыла торган ризык – ипи, сөт-май хаклары кинәт үскәннән соң, халык инде хәзер һәр бәя үсү турындагы яңалыкка куркып карый. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне узган “түгәрәк өстәл” утырышында әйтелде. Анда авыл хуҗалыгы, икътисад министрлыгы вәкилләре, монополиягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре һәм җитештерүчеләр катнашты.

Ипи, сөт ризыкларына бәяләрне тотып тору өчен җитештерүчеләр белән Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында килешү төзелгән. Яңа елга кадәр. Аның нигезендә, республикадагы ипи пешерү һәм сөт ризыклары җитештерү ширкәтләре бәяләрне арттырмаячак. Бу хакта “түгәрәк өстәл”дә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хезмәткәре Ильяс Зиннуров:

Республикада ипи пешерү бүенча кирәк чимал әзерләнде, аерым алганда фондка 200 мең тонна бодай салып куйдык һәм он тарту ширкатьләренә бүлеп бирдек. Яңа урып-җыюга кадәр бу җитәчәк. Әмма яңа елдан соң бәяләр артмас дип әйтә алмыйм. Чөнки бу энергиягә бәяләр үсүгә дә бәйле.

Бәяләрнең иң күбе көнбагыш маена артты – 50 процентка. Бу хакта Ильяс Зиннуров:

Республикада көнбагыш киң мәйданнарда игелми, шуңа авырлык сизәбез. Эшкәртүче ширкать тә юк. Әмма сәүдә нокталары белән арттырмау турында сөйләшүләр алып барабыз.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Ильяс Зиннуров шулай ук сөт ширкәтьләре, аерым алганда “Эдельвейсс”, “Вамин” белән бәяләрне тотып тору нигезендә килешү төзелгәнен әйтте. Ләкин бу ясалма рәвештә арттыруга каршы көрәшү озакка бармаска мөмкин дип тә фаразлаучылар бар. Монополиягә каршы идарә хезмәткәре Татьяна Полонская:

Хәзер бәяләр артуны ясалма рәвештә тотып тору вакытлыча булырга мөмкин. Бәяләр үсүне хәзер тотмасак да ул үзеннән-үзе шул дәрәҗәдә туктар иде, чөнки базар шартлары шундый.

Татаьяна Полонская әйтүенчә, җитештерүчеләр белән сәүдә нокталарың килешүе нигезендә бәяләр артты дигән имеш-мимешләр күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килгән. Монополиягә каршы көрәш идәрәсе өре сәүдә нокталарында махсус тикшерүләр уздырган булган. Анда шул ачыкланган.

Монополиягә каршы көрәш идәрәсе белгече Татьяна Полонская әйтүенчә, әлегә бернинди җинаять эше кузгатылмаган. Киләчәктә сәүдә нокталарын тикшереп тору өчен эшче төркем оешкан. Полонская исә шул ук вакытта сәүдә нокталарында башка гөнаһлар табылуын әйтте. Кайбер җитештерүчеләрнең капта язылган белән чагыштырганда, чынлыкта үлчәме әзрәк икән. Шуңа ул ширкать әйберләренең бәяләре кыйммәтрәккә төшә булып чыга.

“Түгәрәк өстәл”дә Татарстандагы икмәк җитештерүчеләр Берлеге җитәкчесе Илдар Никифоров бүгенге көндә ипи кулланучылар азая һәм бу безнең өчен отышлы түгел, әмма шул ук вакытта онга бәя күтәрелү сәбәпле, без ипи хакын арттырмый тота алмыйбыз диде. Илдар Никифоров:

Бүген безнең югалтулар бар. Шуңа бәя арту начар. Без ике ел бәяне арттырмадык. Әмма быел инде яздан ук онга бәя күтәрелә башлады һәм 10 процентка гына түгел, ә 50 процентка. Шуңа без ипинең бәясен беренче тапкыр җәй башында, ә хәзер инде сентябрьдә күтәрергә мәҗбүр булдык. “Түгәрәк өстәл”дә хакимият бәяләрне тотып тору өчен хәленнән килгәнне барысын да эшли дип ассызыкланды. Хәзерге вакытта Русия икътисал үсеше министрлыгы тарафыннан бәяләрне тотрыклы итү юнәлешендә канун өлгесе әзерләнә диелде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG