Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольятти фаҗигасе турында фаразлар


1 Ноябрь - Самар өлкәсендә Хәсрәт көне итеп игълан ителде. Тольяттида булган фаҗига халыкны дер селкетеп куйды. Октябрьнең 31- дә иртәнге сәгатьтә Тольятти шәһәрендә 2-нче автобус маршрутында шартлау нәтиҗәсендә 8 кеше үлде, 51 кеше җәрәхәтләнде дип рәсми хәбәр әйтелде. Төнге мәгълуматларда сигез үлүчеләр арасында балалар юклыгын әйттеләр. Ә менә җәрәхәтләнгәннәр исемлеге 51-дән алып 65-кә җиткән.

Хәзер шунысы билгеле, Тольяттида кулланылган шартлаткыч Мәскәүнең 2006 елны Черкиз базарындагы шартлаткычны хәтерләтә. Бу Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин фикере.

Сигез үлүченең тик берсе турында гына әйтелә. Ул Тольятти мэриясендә хокук идарәсе хезмәткәре Ольга Коваленко, калган алтысының да кем икәнлекләре танылган, ләкин дә әлегә сер булып кала бирә. Үлүчеләр арасында өч ир һәм биш хатын- кыз. ә менә 20- 30 яшьләр тирәсендәге ирнең кем икәнлеген әлегә белә алмыйлар.

Җәрәхәтләнүчеләр арасында безнең милләт вәкилләре дә бар. Алар 17 яшьлек Ренат Халитов, 20 яшьлек Алсу Яруллина, 19 яшьлек Елена Сәйфуллина, 18 яшьлек Алсу Баһаутдинова.

Җәрәхәтләнүчеләрнең икесенә операция ясаганнар, дүртесендә тән янды, ләкин дә аларга үлем янамый диләр.

Һәр үлгән кешенең гаиләсенә өлкә бюджетыннан 300 мең сум акча биреләчәк, һәр җәрәхәтләнүчегә 200 мең сум бирелә, ә амбулатор шартларда дәваланучыларга өстәмә 100 мең сум акча бирәчәкләр. Барлыгысы – 8 млн сум ача каралган.

Тольяттидагы шартлатуның версияләрен барлык чыганаклар да сөйли, яза.

Берсе – Кавказ эзе. Идел буе округының махсус хезмәтләре әйтүенчә, әле ике атна элек үк алар кисәтү алган булганнар Доку Умаровның зур теракт әзерләвен. Ә менә Самар өлкәсенең ФСБ җитәкчесе генерал – лейтенант Юрий Рожин үз- үзен үтерүче террорист эше дип фаразлый.

Икенче версия. Тольяттидагы криминал көчләрнең куәтен күрсәтү. Ә менә миңа шәхсән берничә кеше Самарда мондый фикер дә әйттеләр. “Самар губернаторы Владимир Артяков заманында Тольяттида криминал көчләр белән каты көрәшкән, хәзер алар губернаторга үч итәләр”,- дигән фикер бар гади кешеләр арасында.

Өченче версия – пассажирларның берәрсе шартлаткыч йә исә бомба алып баруы бар.

Дүртенче версия – бу гамәл сәяси көчләр уены.

Бишенчесе, әлбәттә инде, чечен эзе. Моңа нигез итеп түбәндәге фикерне алалар: Доку Умаров Төньяк Кавказда Кавказ Эмиратын игълан иткән, ә үзен барлык мөселманнарның “әмире” дип белдергән.

Шул ук вакытта Доку Умаров Идел буе фронтын оештыру турында 2006 елны указ да чыгарган булган.

Шуны да искәртеп китәргә кирәктер. Тольяттидагы фаҗига алдыннан бер көн алдан өлкә администрациясендә террорга каршы комиссия үзенең утырышын уздырган иде, һәм шунда: “Сайлау алдыннан бернинди экстремистик чыгышлар, террорларга юл куелмачак”,- дигән фикер әйтелгән булган.

Ноябрьнең берендә Самарның иң матур концертлар залы булган Филармониядә “Халыклар дуслыгы таҗы” бәйрәме узарга тиеш иде. Бу чара туктатылды. Шулай ук “Бердәм Россия”нең дә җәмәгать оешмаларын 1-нче конгрессы әлегә кичектерелде.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG