Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Иран атом программасына бәйле сөйләшүләр үтте


Иран белән Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) Тәһранда Иран атом программасына кагылышлы дүрт көнгә сузылган сөйләшүләрне тәмамлады.

Фикер алышулар йомгаклары Иран атом программасына багышланган хисапта чагылыш табачак. Ул хисап үзе ноябрь азагында МАГАТЭ җитәкчелегенә тапшырыла.

Бүген Лондонда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Шурасының даими 5 әгъзасы һәм Алмания вәкилләре, атом программасын туктатмаганы өчен, Иранга карата яңа басым чараларын тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG