Accessibility links

“Гадел Русия” сайлауда 25% тавыш җыярга уйлый


“Гадел Русия” фиркасенең исеме кычкырып тора торган, Гадел дигән булса да, берничә ай дәвамында Татарстанга карата бу фирканең җитәкчесе Сергей Миронов бер дә гадел түгел иде. Русия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе турында сүз бара. Федерация шурасының беренче каравында Мироновлылар бу шартнамәгә каршы булсалар да, икенче тапкыр юл бирделәр үзе. Әмма Татарстанлылар, аерым алганда Минтимер Шәймиев күңелендә бу тирән эз калдырды. Бер чыгышында репсублика башлыгы хәтта Гадел Русия болай булса бездә бер тавыш та җыя алмыячак дигән иде.

Аннан соң шуны да әйтергә кирәк, “Гадел Русиянең” көче күп вакытта фирка эчендәге аңлашылмаучанлык белән дә сарыф ителде. Искә төшерик, Татарстанда бу фирканең ике башы, ягъни ике төбәк бүлекчәсе бар иде, күп вакыт үзара көрәшеп, мәхкәмә аша сөйләшеп тә йөрде алар.

Аның каравы Татарстанда шундый тискәре дәрәҗә яуласа да, Гадел русиялеләр тулы көчтә, сайлауларда катнашырга ниятлилә.

Фираканең Татарстан бүлеге исемлеген җитәкләүче Флера Зыятдинова белән сөйләшкәндә, Флера ханым беренче чиратта Мироновның бу ялгышлыгы турында болай диде.

Бу бик югары сәясәт, безгә гади әгъзаларга һәрбер четерекле мәсьәләне әтеп тә бетермиләр, бу кирәкми дә. Әйе андый вакыйга бар иде, Миронов Татарстанга сөйләшеп, аралашып китергә дип килгә ниятли иде, күрәсен вакыты туры килмәгәндер инде. Ләкин менә шушы шартнамә турында без барыбыз да бер сүз күтәреп, аны анализлап, һәрбер ноктасына кадәр аңлата башлагач ул да аңлады бит. Мин үзем дә аңа әйттем, “Сергей Михайлович ничек инде сез милли республикаларда мондый милли сәясәт программасына каршы барсагыз ничек тавыш җыярга уйлыйсыз”, дип.

Күп кенә сәясәтчеләр белдергәнчә, сайлаулар вакытында халык күбесенчә Хакимият фиркасе, һәм оппозиция арасында сайлыячак. Гадел Русия оппозиция түгел, Путинга каршы түгел, әмма аны якламый да. Сайлау алды ыгы-зыгыда, «Бердәм Русия» басып киткәндә, башка фиркаләр дә тик ятмаганда «Гадел Русия» ничек яши, ниләр кола. Фирканең көнкүреше белән Флера Зыятдинова таныштыра.

Өметсез үзегез беләсез кем диләр, әйтеп тормыйм. Өметебез бар, чөнки мин үзем мөселман халкының намусына таянам, мине белүче кешеләр шактый, кая гына барма беләләр, мактанып әйтүем түгел. Анда безгә күп тавыш та кирәкми, 13-14% тавыш бирелсә, безнең вәкилләребез дәүләт думасында халык мәнфәгатьләрен кайгыртачаклар.

Булачак сайлау нәтиҗәләренә килгәндә исә, Флера Зыятдинова анны болай фаразлый.

Без уйлыйбыз 25 %, барлык тавышның дүртенче өлеше бездә булырга тиеш. Хәзер Ливада үзәкләре, башка күп кенә социологлар төрле тикшерүләр үткәрә, алар әйтүенчә я безнең фирка турында берни сөйләмиләр, я ул көчле түгел, төшеп калырга мөмкин, инде “Бердәм Русия”не Путин үзе җитәкли икән, башка фиркаләргә көн бетте алар фикеренчә. Бу дөрес түгел. Акыллы хуҗабикә бер кәрзингә бөтен йөмыркыларны салмый диләр. Ярый башлыкта бүген Путин, Минтимер Шәймиев, дөньяда төрле хәлләр була ә берәр җүләре килсә, без бер партия белән нишлибез аннары? Бүгенге көндә коммунистлар фиркасе бик тырышып йөри. СПС җыялмас, чөнки Путин фикерләренә бик каршы бара, ЛДПР күбесенчә бер кеше белән генә йөриләр, һәм күп очракта рупор вазыйфасын гына үтиләр.

Шулай итеп “Гадел Русиялеләр” алдагы сайлауларда күп тавыш җырга уйлый, гәрчә социологлар тикшерүләренә дә, белгечләр дә моңа ышанып ук бетмәсәләр дә. Мондый күңелле нәтиҗәләр ясарга могаен Гадел Русиялеләргә бәйрәм рухы тәэсир итә. Нинди бәйрәм дигәндә - алар 1 ноябрьдә бер яшь тулды. Нәкъбер ел элек “Ватан - Родина” “Пенсионерлар” “Яшәеш - Жизнь” фиркаләре берләшеп «Гадел Русия» барлыкка килгән иде. Күрәсең шушы бәйрәм рухы “Гадел Русия”леләрне дәртләндерә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG