Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халыклары корылтае ничек үтте?


3 ноябрь көнне Казанда Татарстан халыклары Корылтае узды. Барлыгы 1000гә якын кеше катнашкан бу чарада Русидән иң зур кунак үзебезнең элеккеге шәһәр башлыгы, хәзер Русиядә төбәкләрне үстерү министры урынбасары Камил Исхаков, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле урынбасары Владимир Зорин, Русия халыклары Ассамблеясе Шурасы рәисе, Русиянең Таҗикстандагы вәкаләтле вәкиле Рамазан Абдулатипов булды. Татарстаннан исә Президент Минтимер Шәймиевтән башлап барлык Дәүләт Шурасы вәкилләре, министрлар катнашты. Корылтай кысаларында фикер алышулар да, күңел ачу чаралары да каралган иде. Ул төрле миллләтләр тормышын чагылдырган күргәзмә һәм фильм карау белән башланып китте.

Күргәзмә халыкны шул кадәр кызыксындырды, хәтта Корылтайның тантаналы өлеше башлангач та, күпләр анда кермичә, төрле милли әби-бабай сынчыкларын, борынгы чулпыларны, милли киемнәрне зур диккать белән карауны дәвам иттеләр. Татарстанда милләтләргә зур игътибар бирелсә дә, күпләр әле бер-берсе турында аз белә. Чөнки республикада милли оешмалар күбрәк үз казаннарында кайный. Бу аларның республиканың төрле район-авылларында яшәве белән дә бәйледер.

Корылтайның беренче өлешендә һәрвакыттагыча матур сүзләр сөйләнде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавы яңгырады, Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин күбесенчә, төрле халыкларның бүгенге хәле белән таныштырды. Республикада 115 милләт вәкиле яшәвен. Татар һәм руслардан соң чуашлар, мари, мукшы, удмуртлар күп булуын белдерде. Һәм иң мөһиме барлык халыкларның мәнфәгатьләрен искә алу өчен Татарстан дәүләт милли сәясәте концепциясе өлгесе әзерләнүен белдерде.

Корылтайда да төп мәсьәлә итеп әлеге концепцияне кабул итү, республикада Татарстан халыклары Ассамблеясын оештыру турында сүз барды. Дөресен генә әйткәндә, бу юнәлешләргә караган чыгышлар күп булса да, әлеге документларның асылын бик аз кеше генәт аңлагандыр. Шуңа чыгышлар да кызыксыз тоелды. Бары Халыклар Ассамблеясы Шурасы рәисе Рамазан Абдулатипов кына чын асылны ачып салды. Ул Русиядә милли сәясәт нәкъ шул вак халыкларның үзләрен генә кызыксындыруын яшермәде. Рамазан Абдулатипов:

Бездә Русия ни өчендер һәрвакыт халыклардан курка. Милли сәясәт министрлыгы да инкыйлаблардан соң гына оешса да, 5-6 елдан таркала. Бесланда булган фаҗигадән соң Президент Путин төбәк милли министрлыгын төзәргә кирәк дип әйтте, ләкин инде күпмедер вакыттан соң тынычландылар да милли сүзе төшеп калып төбәк министрлыгы гына калды. Бу Русия кебек ил өчен җавапсыз карау.

Рамазан Абдулатипов Русиядә вак халыклар аларны җәберләмәсеннәр өчен фамилиярен үзгәртергә мәҗбүр диде. Татарстанда исә ул бу өлкәдә үрнәк булуын ассызыклады.

Чыннан да Корылтайда бер генә милләт вәкиле дә ниндидер кыерсытулар турында турында әйтмәде – руслардан кала. Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Александр Салагаев Татарстанда “Рус йорты” төзәргә кирәк, рус спектакльләре җитми дип тәкрәрлады. Александр Салагаев:

Татарстанда бары 6 процент кына урыс язучылары, 10 процент кына урыс композиторлары. 1,5 миллион урыс яшәгән республика өчен бу аз миңа калса.

Минтимер Шәймиев урыс җәмгыяте җитәкчесе Салагаевны үзе белән Качалов театрына урыс спектакльләрен карарга чакырды. Казанда барлык сәнгать өлкәләрендә дә урыс теленең тулып ятуы беркемгә дә сер түгел.

Корылтайда украин, чуаш, грузин, удмурт, таҗик милләте вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук дин әһелләре, аерым алганда, мөселманнар Диния Нәзарәте җитәкчесе Госман хәзрәт Исхакый һәм правослаулар җитәкчесе Анастасийга сүз бирелде.

Корылтайда милли берләшмәләрнең бина арендалавы кыйммәткә төшүе, салым оешмаларының хисап сорап тинтрәтүе һәм күчеп килгән эшче – мигрантларның хокукый мәсьәләләре турында сүз барды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу мәсьәләрне хәл итәргә йөкләмә бирде. Аеруча читтән килеп эшләүчеләрнең документлары тәртиптә булмау сәбәпле кире борып җибәрүне дөрес юнәлеш түгел диде Шәймиев:

Әйдәгез, алдан ук эшләү юнәлешләрен билгелик. Килүчеләр алдан ук нинди документлар кирәклеген белсеннәр иде. Без үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзер.

Минтимер Шәймиев шулай ук төрле милләт балаларына ял итәргә мөмкинлек биргән Татарстан Артегын төзү идеясен дә хуплады. Әлеге мөрәҗәгать белән Казандагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе җитәксе Майя Хухунашвили чыккан иде.

Шулай ук Корылтай делегатлары Русия Президенты, Хөкүмәте исеменә Мөрәжәгать кабул иттеләр. Анда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру, милли мәгариф системасы үсешен булдыру, милли проблемаларны хәл итүче оешма булдыру кирәклеге бәян ителә.

Корылтай исә “Татарстан уртак йортыбыз” дигән зур концерт белән тәмамланды. Анда әзәрбайҗан, яһүд, чечен, казакъ, белорус, украин, рус халык җыр-биюләре тәкъдим ителде. Казахстан, Башкортсан, Белорусия, Мордовия һәм башка республикалардан шул милләтләрнең исемнәрен билгеләгән югары дәрәҗәдәге артистлар чакырылган иде. Чеченнарның һәм дагыстанлыларның ут чәчрәтеп горур биюләре, мукшыларның чыгышлары, бүгенге көндә милләтләр арасында торган проблемаларны бер мәлгә онытып торырга ярдәм итте.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG