Accessibility links

Бөекбританиядә дәүләт иминлегенә хәвеф тудыручылар ачыклана


Бөекбританиядә яшәүче 2 мең чамасы кеше ил иминлегенә куркыныч тудыра.

Бу турыда Британиянең “Эм Ай 5” дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Джонатан Эванс белдерде. Аның сүзләренчә, илдәге барлык террор гамәлләре дә ниндидер аерым очраклар гына түгел, ә “Әл-Каида” тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырылучы планның бер өлеше. Террор гамәлләрендә “Әл-Каида” сугышчылары ятьмәсенә җиңел генә эләгүче яшь-җилкенчәк һәм хәтта үсмерләр дә дәррәү катнаша.

Эванс шулай ук Бөекбританиядә Русия күзләүчеләренең дә тоташ бер челтәре эшчәнлек алып баруын әйтте. “Салкын сугыш” бетсә дә, андый кешеләр саны һич тә кимемәде”, - ди Эванс.
XS
SM
MD
LG