Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда урам җыеннары көч кулланып таратыла


Пакыстанда гомум сайлаулар, алдан ук билгеләнгәнчә, гыйнвар уртасында үтәчәк, дип игълан итте ил премьер-министры Шәүкәт Азиз.

Пакыстан баш прокуроры Малик Абдул Каюм Рейтер агентлыгына белдергәнчә, илдәге барлык парламентлар - төбәкләрдәгесе дә, гомум дәүләтнеке дә 15 ноябрьгә кадәр таратылачак һәм сайлаулар шуннан соң 60 көн үткәч уздырылачак. Шимбә көнне президент Пәрвәз Мөшәррәф илдә гадәттән тыш хәл кертте, гамәлдәге конституцияне туктатты һәм ил хәрби көчләренең башлыгы булып калачагын игълан итте. Оппозициянең 1 мең ярымнан күбрәк тарафдарлары кулга алынган. Илдә оппозиция вәкилләре белән полиция арасында бәрелешләр бара.

АКШ һәм Бөекбритания Пәрвәз Мөшәррәфне илдәге хәлне җайга салырга һәм барлык кулга алынучыларны иреккә җибәрергә чакыра. Ак йорт вәкиле сүзләренчә, АКШ президенты Джордж Буш Пакыстанда килеп туган хәлләргә борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG