Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” канун боза


Бу турыда “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов белдерде. Аның сүзләренә караганда, районнарда узган чаралар урындагы хакимият оештыруында, хакимият биналарында уза. Чаралардан соң Уфадан барган артистлар тамаша күрсәтә, аларга “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау фондыннан түләнми. Заһир Хәкимов әлеге канун бозулар бу атнада бер төркем фирка бүлекчәләренең берлектә үтәчәк утырышында каралачагын белдерде. Аның сүзләренчә, бу турыда үзәк сайлау комиссиясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгатьләр күндереләчәк.

Заһир Хәкимов канун бозучылар арасында Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясенең дә булуын белдерде. Аның сүзләренчә, сайлау комиссиясенең 2нче декабрь булачак сайлауларга чакыру шигарләрендә ил Президенты да телгә алына. Хәкимов фикеренчә, “Бердәм Русия” исемлегендә беренче торган кешене атау ул бу фирка файдасына эшләү дигән сүз.
XS
SM
MD
LG