Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам Кәримов янә Үзбәкстан президентлыгына тәкъдим ителде


Үзбәкстанның либераль-демократик фиркасе дәүләт башлыгы вазыйфасына намзәт итеп гамәлдәге президент Ислам Кәримовны тәкъдим итте.

“Азатлык” радиосы үзбәк хезмәте хәбәренә караганда, Ислам Кәримов бу тәкъдимне кабул иткән.

Илнең гамәлдәге Конституциясенә асәсан, И. Кәримов янә президентлыкка сайлануга дәгъва итә алмый, чөнки ул бу вазыйфаны ике тапкыр рәттән башкарды инде.

Үзбәкстанда президент сайлаулары 26 декабрьгә тәгаенләнде.
XS
SM
MD
LG