Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җәмәгатьчелеге Пакыстан президенты гамәлләрен гаепли


Дөнья җәмәгатьчелеге Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәфне, илдә гадәттән тыш хәл керткән өчен, тәнкыйтьли.

Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш Пакыстанда демократия “мөмкин кадәр тиз арада кире торгызылырга тиеш”, дип белдерде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Пан Ги Мун да Пакыстандагы хәлләргә җитди борчылуын җиткерде. Пәрвәз Мөшәррәфнең гамәлләрен Европа Берлеге дә хупламый.

Пакыстан оппозициясе илдә гыйнвар аена билгеләнгән гомум сайлаулар үтмәскә дә мөмкин дип хафалана. Гәрчә хөкүмәт бу сайлаулар үз вакытында үтәчәк, дип ышандырган иде.

Пакыстанда гадәттән тыш хәл 3 ноябрьдә кертелде.
XS
SM
MD
LG