Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җирле хакимиятләрне тәнкыйтьләүче иреккә чыгарылды


Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсе Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Кушнаренко районындагы Байталлы урта мәктәбенең элекке директоры, Русия Дәүләт думасына депутатлыкка намзәт Илфир Котдусовны төрмәдән иреккә чыгару турында карар кабул иткән. Бу хакта радиобызның Уфадагы хәбәрчесе Кәрим Яушев хәбәр итте.

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Сергей Касаткинны гаепләгәне өчен, И. Котдусов октябрь аенда кулга алынган иде.

БР Югары мәхкәмәсе, Илфир Котдусовка бәйле эшне яңадан тикшерү өчен, Кушнаренко районы мәхкәмәсенә тапшырган. Анда әлеге эшне хәзер мәхкәмәчеләрнең яңа төркеме тикшерергә тиеш.
XS
SM
MD
LG