Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Европа Берлегенә керүгә мөмкинлекләрен арттыра


Европа Берлеге белән Сербия иртәгә тотрыклылык һәм хезмәттәшлек турында килешүнең эчтәлеге хакында уртак фикерне раслый.

Европа Берлеген киңәйтү мәсьәләләре комиссиясе башлыгы Олли Рен хәбәр итүенчә, бу турыда карарга Һаага мәхкәмәсе баш прокуроры Карла дель Понте белән очрашудан соң киленгән. Карла дель Понте Сербия хакимиятләре халыкара хокукчылар белән бергәләп эшләүдә сизелерлек алга китешкә иреште, дип раслаган.

Белград әле эзләүдә булган хәрби җинаятьчеләр Радован Караджич белән Ратко Младичны эзләргә һәм аларны мәхкәмәгә тапшырырга әзер.

Иртәгә кабул ителәчәк килешү эчтәлеге Сербиягә Европа Берлегендә тулы хокуклы вәкил булуга юл ача.
XS
SM
MD
LG