Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия көрд сугышчыларына каршы көрәштә АКШтан ярдәм көтә


Төркия Америка Кушма Штатларын көрд сугышчылары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмауда гаепли. Төркия президенты Абдулла Гөл Вашингтонны Гыйракның төньягыннан Төркиягә террор баскынчылыгы оештыручы көрд сугышчыларына карата ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

“Америка Кушма Штатлары Гыйрактагы барлык террорчылык оешмаларына каршы көрәш алып барырга тиеш. Әгәр алар илнең бер ягында гыйсьянчылар белән көрәшсә, ә башка җирдә берни дә эшләмәсә, бу бөтен шушы төбәктә тотрыксызлыкка китерәчәк”, - дип белдерде Төркия президенты.

Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш яңарак, Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән очрашканда, көрд сугышчыларына каршы көрәштә ярдәм итәчәген ышандырган иде.

Шул ук вакытта Төркия хәрбиләре белән көрд гыйсьянчылары арасында яңа бәрелешләр турында хәбәрләр алына.
XS
SM
MD
LG