Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы Европада гадәти хәрби көчләр килешүен туктатуга фатыйха бирде


Дәүләт Думасы президент Владимир Путин тарафыннан Европада гадәти хәрби көчләр килешүендә Русиянең катнашуын туктатып тору турында тәкъдим иткән канунны хуплады.

Европада гадәти хәрби көчләр килешүендә һәм шуның белән бәйле халыкара килешүләрдә Русиянең катнашуын туктатып тору турындагы фәрманны Владимир Путин быел 13 июльдә имзалаган иде. Әлеге карар, аерым алганда, Днестр буеннан Русия гаскәрләрен чыгармый торып, НАТО илләренең Европада гадәти хәрби көчләр килешүен расламавына бәйле кабул ителде.

Мәскәү НАТО коралларга контрольне, үз сәяси мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла, дип белдерде. Көнбатыш илләре Русиянең әлеге карарына үкенеч белдерде.
XS
SM
MD
LG