Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда тагын бер татар


5 ноябрь кичендә Русия телерадиокомпаниясе «Князь Пожарский» исемле документаль фильм күрсәтте. Бу тарихи фильмда 17 гасыр башында Буталчык вакытны җиңеп чыгуда катнашкан ике каһарманның берсе генә тасвирланды. Князь Пожарскийның нәселе, яшәгән йортлары күрсәтелгәндә Русия халкын туплауны оештыручы Кузьма Минин игътибардан читтә калды. Һәр чорның бигрәк тә инкыйлабның үз каһарманнары була. Наполеон, Ленин, Чынгызхан, Робеспьер, Ататөрек кебек шәхесләр тарихи вакыйгаларның символы булып хезмәт итәләр. Әгәр дә чыннан да 1612 елда Русия тарихының мөһим сәхифәләре булган икән, димәк бу хәлләр Годунов, Шуйский, Пожарский яңа сайланган патша Михаил Романов белән бәйле. Никадәр генә теләсәң дә, Мининсыз Русия тарихы булмый. Ә дүшәмбе кичендә Русиянең шундый патриотик каналында бары тик Пажарскийны гына тасвирлап, хәзергечә әйтсәк, аның спонсоры һәм оештыручысы Мининны читтә калдыру бернинди дә капкага сыймый. Ә бит Мәскәүнең Кызыл мәйданында бу ике шәхес бергә кулга-кул тотынышып диярлек торалар. Эш нәрсәдә соң? Ә бәлки милләттәдер. Чөнки Кузьма Минин православ дине вәкиле булып Русиягә һәм патшага хезмәт итсә дә, бик үк газиз һәм затлы шәхес түгел булып чыга. Әйтергә кирәк, Русия тарихында һәм аның яркәрләре арасында татарлар мөһим урын алып тора. Сөембикәнең улы Үтәмеш Гәрәй Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, чукындырылып, Мәскәү Кремлендәге Архангель Соборында күмелүе турында күпләр белә. Борынгы диварлар, үзәк мәйдан тирәсендәге татар эзләре аз түгел. Әйтик, Василий Блаженный чиркәвенең төзелеше, хәтта архитектурасы турыдан-туры Казан ханлыгы белән бәйләнгән. Кызыл мәйданның “маңгай урыны” (Лобное место диләр) янында Минин һәм Пожарский һәйкәле Русиянең дәүләтчелек символы булып хезмәт итә. Князь Дмитрий Пожарскийның кем икәнлеген беләләр. Ә менә Түбән Новгород сәүдәгәре Кузьма Мининның тормышта кем булуын артык куертып сөйләмиләр. Тарихи чыганакларга караганда, Минин Кузьма Минич - чынлыкта керәшен татары Кириша Минибаев. Ул Балахнада тоз чыгару белән шөгыльләнүче Мина Анкудинов гаиләсеннән. Кириша, үз исеме белән әйткәндә Кыям, әтисенең тоз чыгару һөнәрен ташлап, Түбән Новгородка күчә, анда ит һәм балык белән сәүдә итә башлый. 1611 елда земский староста булып сайлана һәм үз малларының өчтән бер өлешен Мәскәүне яклау маясына биреп, башкаларга үрнәк күрсәтә. 1611 елның 20 февралендә Кузьма Минин Мәскәүне яклау өчен ополчение җыя һәм воевода итеп Дмитрий Пожарскийны чакыра. Ул Мәскәүгә килә һәм полякларны куып җибәрү өчен сугышта катнаша. 1613 елда патша Михаил Федорович Романов аңа дворян чины һәм байлыклар бирә. 1615 елда Идел буе татарлары һәм чирмешләре баш күтәргәннән соң, ул Казанга биредәге хәлне өйрәнергә җибәрелә. Берничә ай Казандагы хан кардәшләренең ни өчен тавыш күтәрүен өйрәнгәннән соң , 1616 елда Мәскәүгә кире кайтырга чыга һәм юлда вафат була. 1826 елда Минин белән Пожарскийга Кызыл мәйданда һәйкәл куела. Скульптураның авторы И.П. Мартос. 1930 елда бу һәйкәл Кызыл мәйданның сәүдә рәтләреннән Василий Блаженный храмы янына күчерелә. Хәзерге чорда Русия халкының үз патшасын һәм башкаласын яклау өчен күтәрелүе, рәсми бәйрәм итеп үткәрелүгә мөнәсәбәт төрлечә. Бер яктан, чит ил килмешәкләрнең тәэсирен юкка чыгару Русиядә үтә дә каһарманлык, дип санала. Икенче яктан караганда, Русиягә Германия, Голландия, Франция, Англия патшаларының, галимнәренең һәм белгечләренең тәэсире бәяләп бетергесез зур. Шулай булмаса, Петербург үзе дә, хәрби флот та, Петр 1 керткән реформалар да булмас иде. Тагын бер яктан караганда, бу бәйрәм халыкның берләшүен күрсәтсә дә, аның полякларны җиңү шатлыгы, аларга нәфрәт белән сугарылуы уңышлы түгел. Кем белән генә сугышмаган ул Русия иле. Шведлар белән дә, төрекләр, чехлар, финнар белән дә. Кавказдагы сугышлар, монголлар явы… Французлар һәм алманнар барган Бөек Ватан сугышлары аерым урында. Зур җиңүләр, яулап алулар, чигенү һәм җиңелүләр дә булган. Бәйрәмнәрне кемгәдер каршы сугышы белән түгел, ә позитив гамәлләр белән бәйләгәндә кәеф яхшырак була. Үтә дә славян рухлы рус халкы тарихи хан кардәшләре полякларга толерантлык хисе кичерми микәнни? Халыкны бары тик дошман гына берләштерә ала икән, бу бик кызганыч. Әллә кайчан, хан заманнарында булган җиңүләр һәм җиңелүләр 21 гасырда яшәүче нормаль кешеләргә ләззәт хисе бирә дип әйтеп булмый. Ә менә дошманлык һәм кара энергия бәйрәм рухын түбәнәйтә. Ә җиңүләр китергән татарны оныту очраклары беренчесе дә ахыргысы да түгел. Рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитовмы, башкалармы - татарга барыбер татар итеп карау күптәнге традиция. Хәер, татар ул чыннан да татар бит инде. Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG