Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда тоткыннарны җәзалау күренешләре киңкүләм төс алган


Кеше хокукларын яклау халыкара оешмасы - “Human Rights Watch”, җәзалаулар куллануга тыюны тупас бозганы өчен, Үзбәкстанны хөкем итәргә чакыра.

Халыкара оешманың хисабында Үзбәкстандагы тоткыннарны җәзалауның әллә күпме явыз төрләре турында хәбәр ителә. Алар исәбендә электрошок куллану да, җенси көчләү дә бар.

“Human Rights Watch” Үзбәкстандагы тоткыннарның хокукларын яклау мәсьәләсенә багышланган тыңлауларга махсус хисап әзерләгән. Ул тыңлауларны Берләшкән Милләтләр Оешмасының җәзалаулар белән көрәш комиссиясе үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG