Accessibility links

Грузиядә 15 көнгә гадәттән тыш хәл кертелде


Грузиядә 15 көнгә гадәттән тыш хәл кертелде.Президент Михаил Саакашвилиның бу карары турында икътисадый үсеш министры Георгий Арвеладзе белдерде.Элегрәк гадәттән тыш хәлнең Тифлистә гына кертелүе турында игълан ителгән иде.

Телевидие аша ясаган мөрәҗәгатендә Саакашвили Русиянең махсус хезмәтләрен җимерүчән эшчәнлек алып баруда гаепләде һәм Тифлистәге Русия илчелегенең өч хезмәткәре куылуы турында белдерде. Грузиянең Русиядәге илчесе Мәскәүдән чакыртып алынды.

Президент оппозицияне сөйләшүгә чакырды.

Оппозиция җитәкчеләрнең берсе, элекке тышкы эшләр министры Саломе Зарубашвили, Тифлистә демонстрация куып таратылганнан соң, хакимият белән сөйләшү мөмкин түгел, диде. Чуалышлар вакытында йөзләгән кеше зыян күргән дип хәбәр ителә.

Чәршәмбе кичендә Грузиянең махсус көчләре ике бәйсез теле-радиокомпания – "Имеди" һәм "Кавкасия"нең эшен туктатты.
XS
SM
MD
LG