Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җәмәгатьчелеге Грузиядәге хәлләргә борчылу белдерә


Илдә, хөкүмәткә каршы урам җиеннарында катнашучылар һәм полиция арасында бәрелешләр булганнан соң, гадәттән тыш хәл кертелгән иде. Президент Михаил Саакшивили чәршәмбе кичендә 15 көнгә гадәттән тыш хәл кертелүне игълан итте. Грузиядә урам җиеннары тыелган, кайбер мәгълүмат чараларынның эше туктатылган. Михаил Саакашвили үзенең чыгышларында протест чараларын оештыруда һәм провокацияләр үткәрүдә Русияне гаепләде. Европа Шурасы һәм АКШ рәсмиләре бөтен якларны да түземле булырга һәм провокацияләргә бирелмәскә чакырды. Чәршәмбе көнне булган бәрелешләрдә полиция резин таяклар, яшь газын кулланды, су сиптерде. Бәрелешләрдә 500ләп кеше зыян күрде, 100 дән артык кеше хастаханәләргә салынган.
XS
SM
MD
LG