Биларет шәһәре мәхкәмәсе, сайлау алды кампаниясендә катнашу сәбәпле Рәис Дәүләтхуҗинның ирекә чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндермәде. Дәүләтхуҗин – Башкорстанда киң билгеле хокук яклаучы, Русия Дәүләт Думасы сайлауларында катнашырга җиенган нәмзәт. Дәүләтхуҗин Билареттагы бер эшмәкәрнең шикаяте белән сентябердән бирле сак астында тотыла. Мәхкәмә Дәүләтхуҗинны иреккә чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгәч, ул вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итү турында белдерде. Дәүләтхуҗин Русия Баш Прокурорына шул хакта хәбәр итеп хат юллады. Анда ул шулай ук хокуклар бозылуы һәм сак астында канунсыз тотылуы турында да язган.