Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари милли хәрәкәте белән татарныкы бергә булырга тели


1552 еллар. Казан егыла. Башкортлар кушылу турында сорап Мәскәүгә килә. Тарихчылар шулай яза. Шул вакытта Казан ягы өчен көрәшне марилар дәвам итә. Шул вакыттан бирле мари белән татар халкы милли изүләргә каршы бергә көрәшә дип исәплиләр. Моны татар милли хәрәкәте вәкилләре дә әйтә. Бу нисбәттән алар шушы арада Йошкар-Олада мари халкы жыелышанда катнашып кайтты, тугандаш һәм дус халык буларак.

Йошкар-олада башта “Замананың иҗтимагый үзгәрешләре яссылыгында мари халкының милли үсеше” исемле фәнни-гамәли конференция узды. Ул 90 ел элек кабаттан да шул Казанда 90 ел элек узган Мари халкының беренче корылтае юбилее уңаеннан узган. Аны “Мари милли конгрессы” исемле ижтимагый оешма инициативасы белән Мари иле хөкүмәте үзе ясаган. Катнашкан 500 ләп кеше арасында Мәскәү, Питербург, Башкорстан кебек төбәкләрдән дә килүчеләр булган. Чарада шулай ук мариларның дини үсеше турында да сөйләшенгән. Мари халкы гадәттә авылда үз-үзен саклап яши. Шуңа күрә җирле үзидарә системаларын үзгәртеп кору турында да сөйләнелгән. Совет райоында урнашкан Кукмара авлында "Туня кумалтыш" исемле милли бәйрәмнәрен дә оештырганнар. Ә бит бәйрәм итүдән битәр, кайгырыр сәбпләр күберәк кебек. Мари теле, мәдәнияте авыр хәлдә. Моннан берничә ел Ауропа берлегендәге Кеше хокуклары буенча даирәләр, Ауропа парламенты мари милли мәнфәгатьләре кимсетелү турында шау-шу чыгарып һәм 2005 елда махсус карарлар чыгарып Россиянең Мари илендәге хакимиятен терсәк тешләргә дә мәҗбүр иткән иде. Ауропа депутатлары Россия хөкүмәтеннән үз илендә, басып алмаган җирендә яшәүче мари халкы хакларын хөрмәт итәргә чакырган иде. Хәтерлисезме?

Бер атнадан соң ук Йошкар-олада узган икенче корлытайны инде хакимияттән ерактарак торучы "Марий Ушем" оештырган. Ул мари милли хәрәкәте торгызылуның 15 еллыгына багышлана. “Мари мер каңаш” дип атаганнар. Хәер, Татарстаннан барган кунаклар корылтайда ишеткән шактый нәрсәне аңламыйча калган. Чөнки жыелыш мари телендә генә барган. ТИҮнең Марат Мәлеков исемендәге канаты лидеры, Күченеп кайтучыларга ярдәм фонды җитәкчесе Юныс Камалетдинов та бу жыелышта катнашкан. Юныс Камалетдинов:

Болай ачыктан-ачык радикал булмаса да, милли хәрәкәтнең жыелышы ачык нәрсәләрне сөйләп узды. Элекктән үк мари татар халкы белән дус булып яшәдел. Хәзер дә андый бердәмлек бар. Без 1552 елдан бирле бергә-бергә көрәшкәнбез. Татар милли хәрәкәте мариларга ярдәм итеп тора.

Мариларда кунакта ТИҮнең Президиумы әгъзасы Энже Сәгыйтова да булган. Ул уртак проблемаларны күрә. Энже Даутова:

Бездә нинди проблемалар булса, марида да шул ук проблемалар бар. Халыкны саклап калу проблемасы бар. Әйтик тел бетеп бара. Мәктәпләр ябыла.

Мари жыелышында асылда ижтимагый хәрәкәт кешеләре тупланган иде. Анда да милли хәрәкәт турында сүз барды. Зал тулы кеше иде. Шул кешеләр арасында урыс кешеләре, әйтик депутатлар да бар иде. Башка милләт кешеләре булуына карамастан бер сүз дә урыс сүзен кыстырмадылар. Татар халкына шул мари халкыннан үрнәк алырга иде. Туган телебездән курыкмаска иде.

Моның белән Юныс Камалетдинов та килешә. Юныс Камалетдинов:

Мариларның үз телендә генә сөйләве ул татарга да үрнәк булып тора. Бездә жыелышларда еш кына татарча белмибез бит дип урысча сөйләргә яраталар.

Бу Йошкар-олада “Мари мер каңаш” дип аталучы мари милли хәрәкәте корылтаенда катнашкан Юныс Калетдинов һәм Энже Даутова фикерләре иде.

Амил Нур.

XS
SM
MD
LG