Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе округының арбитраж мәхкәмәсе “Татарстан почтасын” Федераль почта идарәсенә кертмәскә дигән карар чыгарды


Инде берничә ел Русия белән Татарстан почтасы арасында көрәш бара. Русия милеге идарәсе республика почтасын үзенеке итмәкче була. Бүгенге көндә Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда үз почтасын федераль почта идарәсенә кертмәгән бердән-бер төбәк. Бу мәсьәлә буенча озак кына мәхкәмә эшләре дә бары. Шушы көннәрдә Идел буе округының арбитраж мәхкәмәсе “Татарстан почтасын” Федераль почра идарәсенә кертмәскә дигән карар чыгарды. Бу турыда Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов матбугат очрашуында әйтте. Ләкин министр фикеренчә фередаль оешма бу карарны кабул итмичә бу эшне югарырак мәхкәмәдә дәвам иттерәчәк.

Фазылҗанов әйтүенчә бүгенге көндә “Русия почтасы” “Республика Почтасы”ның эшенә кома чаулый, маркаларны кыйбат бәядән сата, Татарстан почтасы корреспонденциясен озын юллар белән җибәрә, поезд вагоннарын аера һәм башка шуендый этлекләр эшли. Бу проблема турыда министрлык “Русия Почтасы” җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга ниятли.

XS
SM
MD
LG