Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Изместьевка яңа гаепләүләр белдерелгән


Башкортстанның Русия Федерация Шурасындагы елекке вәкиле Игорь Изместьевка ике кешене үтертүдә яңа гаепләү белдерелгән. Бу хакта Изместьевның яклаучысы Сергей Беляк хәбәр итте. Яклаучы әйткәнчә, Изместьев хәзер 6 төрле җинаятьтә гаепләнә, 4 кешене үтертү, бер кешене үтерергә җыену һәм ришвәт бирү. Изместьевның хокукчысы хәбәр иткәнчә, баш прокуратура елекке сенатор Изместьев Новоуфимский нефтьэшкәртү корылышы җитәкчеләренең берсе Салават Гайнановнының һәм Башневтехимторг оешмасы хисапчысы Валерий Спиранскийны үтерелүен оештырган, дип саный.
XS
SM
MD
LG