Accessibility links

Казанда дини журналистлар фестивале узачак


Тиздән Казанда мөселман матбугаты фестивале узачак. Шул нисбәттән махсус бәйгедә катнашкан журналистлар һәм публицистлар да котланачак. Мөселман журналистикасына яки нәшрият эшчәнлегенә кертелгән өлеш, иң яхшы телевизион яки радиосюжет, дини Интернет-матбугаты, мөселман газетасы яки журналы, рухи тормыш турында дөньяви чыганакларда чыккан мәкаләләр өчен бүләкләр билгеләнгән. Фестиваль турында Татарстан мөфтияте матбугат сәркатибе Әхмәт Халиков сөйли. Әхмәт Халиков:

14-15 ноябрь көннәрендә Беренче мөселман матбугаты фестивале узачак. Ул мөселман редакцияларын, нәшриятларны, журналистларны үзара дуслаштыру, аралаштыру, тәҗрибә алмашу максатыннан уздырыла.

Журналистлар бәйгесенә 82 яшьлек элеккеге табибә дә катнашырга теләп мәкаләләрен китергән. Суфия Галиева шулай ук дини тәрбия, гигиена буенча дүрт китап авторы да. Ул да башка катнашучылар кебек үк җиңүгә өметләнә. Суфия Галиева:

Җиңәрмен дип өметләнәм. Рәхмәт, мәкаләләремне укып өемә кадәр шалтыраталар. Яратып укыйлар.

Дини кешеләренең мактауга, данлауга, бу дөньяда ук рәхмәткә өмет итүләре рия түгелме дип телефон аша “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллинадан сорадык. Әлмира Әдиятуллина:

Минем өчен бу рия түгел. Чөнки 1990 еллардан бирле динебез, милләтебез өчен эшләдек. Үз үрнәгебезгә без яшьләр дә иярсен иде дип бәйгедә катнашырга телибез.

Билгеле каләм иясе һәм дини хатын-кылар лидеры Әлмира Әдиятуллина да беренче урынга өметләнә. Аның нәшире, 18 ел дәвамында “Иман”, “Вера”, “Иман нуры” кебек газета-журналларны, йөзләрчә китапларны бастыручы, мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб исә бәйгене оештыру журналистларын талаштырмас, киресенчә бер-берсеннән көнләшеп эшләргә ярдәм итәр дип өметләнә. Вәлиулла Ягъкуб:

Соңгы егерме ел эчендә махсус дини чыганаклар пәйдә булды. Соңгы вакытларда дөняьви чыганаклар да шул юнәлештә эшли. Газеталарда, телевидениеда махус дини проектлар пәйдә булды. Димәк дини журналистика даирәсе пәйдә булды. Шул ук вакытта аеруча районнарда мәчетләр чыгара торган газеталарда үзешчәннәр эшләп килә.

Билгеле нәшир Вәлиулла Ягъкуб үзешчәннәр дә, профессионаллар да бу чарада үзара дуслашып, тәҗрибә уртаклашып калыр дип өметләнә. Сез Казанда узачак мөселман матбугаты фестивале турында фикерләр ишеттегез.

Амил Нур.

XS
SM
MD
LG