Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Русиянең мәгълүмат чараларын контролдә тотуына борчылу белдерә


Европа Шурасының Парламент мәҗлесе Русиянең електрон мәгълүмат чараларын контролдә тотуына борчылу белдерә. Бүген Мәскәүдә булган матбугат очрашуында оешманың Руссиядәге вәкиле Люк ван дер Бранде, Русиядә гадел һәм ирекле сайлауларның үткәрелүе өчен, бөтен Русия ватандашларының тарафсыз мәгълүматка ия булуы зорур, дип әйтте. Европа Шурасының Парламент мәҗлесе күзәтүчеләргә чакыруларның бик соң җибәрелүенә һәм аларның саны нык киметелүенә канәгатьсезлек белдерде.Европа Шурасының Парламент мәҗлесенә Русиягә 30 күзәтүчене җибәрергә рөхсәт ителде. Русия үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сайлауларда барлыгы 300 күзәтүченең эшлиячәге турында әйткән иде. Европа Шурасының Парламент мәҗлесе вәкиле Люк ван дер Бранде Русия кебек зур илгә 300 күзәтүче дә җитәрлек түгел, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG