Алматы район мәхкәмәсе бүген Казахстан президентының елекке киәве Рахат Алиевка каршы җинаять эшен тыңлый башлады. Алиев кешеләрне урлау, криминаль төркем оештыруда, акча үзләштерүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә. Алиев белән бергә, мәхкәмәдә Дәүләт иминлек комитетының елекке башлыгы Алнур Мусаевның да гамәлләре тикшерелә. Казахстанның Австриядәге илчесе булган Рахат Алиев, хәзерге вакытта Венада яши. Бу елның августында Австрия мәхкәмәсе аны Казахстанга тапшыру үтенечен кире каккан иде.