Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия рәсмие гадәттән тыш хәлнең бетерелүе мөмкинлеге турында белдерде


Грузия президенты идәрәсе башлыгы Ека Шарашидзе, илдә вәзгыятнең тоткарлануы сәбәпле, гадәтән тыш хәл вакытыннан алда гамәлдән чыгарылырга мөмкин, дип белдерде. Елегрәк Грузия парламенты илдә 15 көнгә гадәттән тыш хәл кертү карарын раслаган иде. Бу карарны президент Михаил Саакашвили чәршәмбедә чыгарды.Бүген Грузия баш прокуратурасы оппозициягә теләктәшлек күрсәтүче танылган эшмәкәр Бадри Патаркацишвилины дәүләт түнтәрешен оештыру максатында сүз берләштерүдә гаепләде. Оппозициянең тагы 2 җитәкчесе шпионлыкта гаепләнә.
XS
SM
MD
LG