Accessibility links

Ангела Меркель Якын Көнчыгыш мәсьәләсен тикшерә


Германия канцлеры Ангела Меркель дүшәмбедә Франция президенты Николя Саркози белән очрашырга тиеш. Көн тәртибендә - Якын Көнчыгыштагы вәзгыять һәм Европадагы иммигрантларның интеграция мәсьәләсе. Моңа кадәр Ангела Меркель АКШта булган иде. АКШ президенты Джорж Буш белән булган очрашудан соң якларның Иран атом программасы тирәсендәге киеренкелекне бетерү өчен дипломатик тырышлыкларын дәвам итү турында килешүе хакында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG